Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озатуда катнашты

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә үтте. Озату чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Кичә Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең хатынына телеграмма юллаган иде.

tatarstan.ru

«Бу Сезнең һәм гаиләгез өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур югалту. Татарстанның аграр сәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткән, Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр мәнфәгатен Россия Дәүләт Думасында нәтиҗәле яклаган кеше арабыздан китте», — диелә телеграммада.

tatarstan.ru

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат кичә кич Bell 407 вертолетының Куйбышев сусаклагычы бозына аварияле төшеп утыруы нәтиҗәсендә һәлак булды. Татарстан җитәкчелеге, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, парламентның түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов һ.б. рәсми затлар Айрат Хәйруллинның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.


Фикер өстәү