Михаил Мишустин, Айрат Хәйруллин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Телеграмма ил хөкүмәте порталында бастырылган иде.

Мишустин Айрат Нәҗип улының яхшы тормыш кичерүен, эшкуарлыкта зур уңышларга ирешүен һәм сөт сәнәгатен үстерү өчен күп нәрсә эшләвен билгеләп үткән.

Ил хөкүмәте рәисе сүзләренчә, Хәйруллинның югары профессионализмы, тирән белеме һәм идарә итү тәҗрибәсенә ТР Дәүләт Советында да, Дәүләт Думасында да ихтыяҗ бар иде.

«Күп еллар дәвамында Айрат Нәҗип улы эзлекле рәвештә үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклады, агросәнәгать комплексын ныгытуга юнәлтелгән күп кенә мөһим закон проектларының автордашы булды», — диде Премьер.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 7 февральдә Куйбышев сусаклагычы бозына Bell 407 вертолетын каты утырту нәтиҗәсендә һәлак булды. Хушлашу чарасы Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясендә узды.


Фикер өстәү