Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның үлеменә бәйле кайгы уртаклашты. Телеграмманы хатыны Гүзәл Хәйруллина адресына юллады.

«Хөрмәтле Гүзәл Рафаилевна!

Ирегез Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның фаҗигале үлеменә бәйле рәвештә ихлас күңелдән кайгыгызны уртаклашам. Бу Сезнең өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен зур югалту. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен Россия Дәүләт Думасында закон чыгару дәрәҗәсендә нәтиҗәле яклап, Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткән кеше тормыштан китте. Айрат Нәҗип улы татарстанлыларның күбесенә игелекле эшләрне гамәлгә ашырган актив хәйрияче буларак истә калыр дип ышанам.

Бу хәсрәтле көннәрдә Сезгә көч һәм сабырлык телим. Шулай ук аның барлык туганнарына һәм якыннарына ярдәм сүзләрен җиткерүегезне сорыйм.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Искәртәбез, Айрат Хәйруллин бүген Лаеш районында вертолет һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булды. Августта аңа 50 яшь туларга тиеш иде.


Фикер өстәү