Авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутат белән хушлашу чарасы кайда узачагы билгеле

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин белән хушлашу чарасы 8 февральдә Казанда булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Инстаграм битендә язды.

«Хушлашу чарасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында сәгать 11дә башланачак», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе 7 февраль кичендә авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутатның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашты.


Фикер өстәү