Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтте

Иртәгә, 9 февральдә, Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән томан төшәчәк, шулай ук юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика территориясенә мондый һава торышын төньяктан Арктика антициклоны алып киләчәк. Шунысын да искәртик: «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе көнне татарстанлыларны 30 градуслы салкыннар көтүе хакында хәбәр иткән иде инде.


Фикер өстәү