Дәүләтара авиация комитеты Лаеш янында булган вертолет һәлакәтен тикшерә

Дәүләтара авиация комитеты Лаеш янында булган вертолет һәлакәтен тикшерә башлады. Анда Айрат Хәйруллин һәлак булды. Бу хакта мәгълүмат комитетның рәсми сайтында чыкты.

Авиакатастрофаның барлык сәбәпләрен ачыклау өчен махсус төзелгән комиссия эшли башлады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган җомгада Лаеш янында Bell-407 вертолеты һәлакәткә дучар булган. Һава судносы бортында өч кеше була — танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Хәйруллин, аның ярдәмчесе һәм пилот. Депутат һәлак була.

https://vatantat.ru/2020/02/r%d3%a9st%d3%99m-mi%d2%a3nehanov-rf-d%d3%99%d2%afl%d3%99t-dumasy-deputaty-ajrat-h%d3%99jrullin-vafat-bulu-s%d3%99b%d3%99ple-kajgy-urtaklashty/


Фикер өстәү