Рөстәм Миңнеханов Рафаэль Калимулинга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов отставкадагы генерал-лейтенант Рафаэль Калимулинга «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, бүләк Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калуга һәм арттыруга, шулай ук һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге югары казанышларга зур өлеш керткән өчен бирелгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, авиаһәлакәттә һәлак булган Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исән чакта «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән иде. Бу хакта бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында билгеле булды.

 

«Татар-Информ»


Фикер өстәү