Татарстан эшмәкәре керемнәр турында ялган декларация ясап, 6 млн сум акчасын яшергән

Татарстан эшмәкәре керемнәр турында ялган декларация ясап, салым хезмәтеннән 6 миллион сумнан артык акчасын яшереп калдырган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Татарстанда бер эшмәкәрнең биш ай дәвамында (2017 елның июленнән декабренә кадәр) керем декларациясенә табышлары турында ялган белешмәләр язып барганын ачыклый. Шул рәвешле, эшмәкәр салым хезмәтеннән 6 млн сум акчасын яшереп калдырган.

Әлеге факт буенча «Салым һәм (яки) җыемнар түләүдән качу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер эшмәкәрне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

«Татар-информ»

Фикер өстәү