Зәйдә яшүсмер тәрәзәне көрәк белән каерып кереп, кибет басарга маташкан

Зәйдә яшүсмер тәрәзәне көрәк белән каерып кереп, кибет басарга уйлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичке сәгать тугызлар тирәсендә Зәй ведомстводан тыш үзәкләштерелгән сак күзәтү пультына Гагарин урамындагы кибеттән тревога сигналы килгән. Урынга килгән росгвардиячеләр кемнеңдер тәрәзә рамын көрәк белән каерып, кибеткә үтеп керергә маташуын ачыклый.

Кибет янындагы территорияне караганнан соң, гаражлар янында яшеренгән 14 яшьлек үсмерне табалар. Малай аңлатканча, ул тәрәзәне көрәк белән ачып, кибеткә керергә маташканда сигнализация тавышыннан куркып качкан.

Алга таба тикшерү өчен, бу баланы полиция тикшерү-оператив төркеменә тапшырганнар.


Фикер өстәү