Куян, Елан, Кер-Хайван: “ВТ” хәбәрчесе сәер атамалы авылларны барлады

Буа районында әллә черкиләр күпме? Ни өчен Актаныш авыллары Куян, Елан, Бурсык исемнәрен йөртә? Арча районында Кер-Хайван авылы Курайванга әйләнгәч, тормыш кайсы якка үзгәргән? Сихтермә-Хузангай халкы авыл исемен тагын ничә мәртәбә алыштырыр? Без исемнәре колакка сәер яңгыраган авылларны барладык.

Балага исем кушканда, йөзләгән кеше киңәш бирә, китаплар укыла, хәзер интернетны актаралар. Авыл исемен исә алай сайлап булмый. Аны бабайлар уйлап тапкан яки өстән шулай кушканнар – бетте-китте. Чәчкә, Батыр, Көмеш яки Якты Күл, Тәмле Чишмә, Каенлы Җиләк кебек исем йөрткән авыл кешесе, әлбәттә, бу атамаларны горурлык белән әйтәдер. Ә Печмәнтау, Үгез Куагы, Качкын, Кабык Күпердә яшәүчеләр? Нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк. Без бит тарих төбендә нәрсә ятканын белмибез.

Без 2018 елда дөнья күргән “Населенные пункты Республики Татарстан” китабының беренче томыннан үзебезгә кызык тоелган исемнәрне теркәдек. Анда әлегә 14 районның авыл тарихын гына барлаганнар, хәзерге вакытта 2–3 нче томнары әзерләнә. Арча районында – Печмәнтау, Үгез-Елга, Абҗабар, Әтнә районында – Олы Өшкәтә, Комыргуҗа, Баулыда – Бакалы, Исергәп, Балтачта – Ярак-Чурма, Курмала, Пүскән, Иске Торҗа, Яңгырчы, Бөгелмәдә – Иркен, Сугышлы, Сулы, Прогресс, Подстанця-500, Солдат Писмәнкәсе, Яңалиф, Буа районында – Атабай-Әнкәбә, Бик-Үти, Үгез Куагы, Кабалан, Мөкерле, Кырык Садак, Таковар, Өчмунча, Әгерҗе районында – Кондызлы, Пеләмеш, Сәхрә, Сокман, Азнакай районында – Банк Сукаеш, Күктәкә, 1 нче Май, Тәкмәле, Чәкән, Яхшыбай, Аксубай районында – Яңа Татар Әдәмсуы, Иске Татар Әдәмсуы, Актаныш районында – Илчебай, Качкын, Карт, Куян, Апас районында – Кабык Күпер, Идрәс Тинки, Чүри-Бураш, Чирү, Ябалак, Ясаклы Барыш авыллары башкаларны кабатламый кебек тоелды. Аты, Түбән, Югары атамалары кушылган авыллар һәр районда бар диярлек. Исемнәре тапталганнары да аз түгел. Лениногорск районында – Тукмак, Кукмарада Састамак хәтта икәү булып чыкты.

Атама нигезендәтарих

Кызык, авыл атамасы ошамаса, халык аны үзгәртә аламы икән? Гомумән, Татарстанда үз авылы исеменнән риза булмаучылар күпме? Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төбәк белеме һәм социокультура тикшеренүләр үзәге җитәкче Лариса Айнетдиновадан шул хакта белештек.

– Мин – тарихчы, шуңа күрә авыл исемнәре тарихи мәгънәсен сакларга тиеш дип саныйм. Аларга бит юктан гына исем кушмаганнар. Авыл исемнәре канәгатьсезлек уятканда, аны Татарстан Дәүләт Советы карары белән үзгәртергә мөмкин. Исем ахырдан Юстиция министрлыгы тарафыннан раслана. Без исем уйлап утырмыйбыз. Авыл кешеләре авыл исемен үзгәртергә тели икән, имза җыярга тиеш, – дип сөйли Лариса Айнетдинова. – Бәлки, кайбер очракта авыл исемнәре XXI гасырда сәер булып тоела, аңлашылмыйдыр, ләкин аның асылы мәгънәле булып чыга, ул борынгы чорларга барып тоташа. Мәсәлән, Әлки районындагы Хузангай авылын һаман үзгәреп торалар. 1981 елга кадәр аны Иске Сихтермә, аннан Хузангай дип йөрткәннәр, 2005 елда Сихтермә-Хузангайга әйләндергәннәр. Анда яшәүчеләр, кабат Иске Сихтермә исемен кайтаруны сорап, Дәүләт Советына хат язган. Килешәм, Сихтермә сүзе татарча матур яңгырамый, әмма ул – чуаш авылы бит. Чуашча “бишек” дигәнне аңлата. Мәдәниятләр төрле булган җирдә исемнәр бер төрле генә язылмый. Исемдә бик күп проблемалар кисешә, шул исәптән милли дә. Чуаш, татар, урыслар бер үк авылга төрлечә исем бирә. Чуашлар болай дисә, татарлар, юк алай түгел, ди. Чүпрәледәге Уби авылын гына алыйк. Авыл исеме, “аюны үтер” дигән сүзтезмәдән чыккан дисәләр, Уби ул “чуаш баһадиры” дигәнне аңлата. Буа районында Черки дигән исемле авыллар шактый. Черки-Бибкеево (Бәбки), Черки-Гришино (Күл Черкене), Черки-Дюртиле (Каенлык), Черки-Ишмяково (Өчмунча), Черки-Кильдуразы (Килдураз), Черки-Кощаково (Казма). Татарлар, анда сазлыклар күп, Черки “комар” сүзеннән чыккан, диләр. Хәзер бу фикер белән килешмичә, черкигә бәйле түгел дип, авыл исемнәрен кире кагучылар да очрый. Әтнә районы бүген татар төбәге дип саналса да, күп авыллар фин-угор исемнәре, моңа кадәр яшәгән кешеләргә бәйле. Шуңа күрә, каян килгән безгә мондый исем, дип аптырарга кирәкми. Әлеге дә баягы берничә милләт вәкилләре яшәгән җирдә исемнәр еш үзгәрә. Шуңа күрә без, бәхәсләр китереп чыгармас өчен, китапта бер торак пунктның да килеп чыгышын, ягъни этимологиясен язмыйбыз. Авыл халкы атаманы үзенә ничек уңайлы, шулай куллана. Тарихи һәм этник чыгышларны исәпкә алып, торак пунктларның этимологиясен өйрәнү белән телчеләр шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм.

Минзәләдә Урыс дигән авыл бар, реестрда Ырыс дип язылган. Шуңа да карамастан, халык телендә Урыс дип йөртелә. 2013 елга кадәр Кер-Хайван дип аталган авылны Курайванга үзгәртсәләр дә, халык күбрәк беренче исемдә йөртергә гадәтләнгән. Азнакайда Буклы дигән авылдан чыккан шәхесләр үз авылларының исемен әйтергә оялмый. Аннары аны Яңа Ташлыяр дип йөртә башлыйлар. Хәзер ул юкка чыккан, анда бары истәлек билгесе генә тора.

https://vatantat.ru/2019/10/s%d3%99erl%d3%99r-avyly-vt-h%d3%99b%d3%99rchese-gad%d3%99ti-bulmagan-tormysh-r%d3%99veshe-alyp-baruchy-keshel%d3%99r-yanynda-bulyp-kajtty/

Свиногорьены бөтен илдә беләләр

Белгеч фикеренчә, авылга исем кушу төрлечә була. Еш кына авылга нигез салучыларның исемнәрен мәңгеләштерәләр. Авылның атамасы аның кайда урнашуына, ягъни географик үзенчәлегенә бәйле булырга да мөмкин. Татар авыл атамалары арасында кулланылыштан чыккан сүзләр, берәмлекләр, төрки кавем-кабиләләргә кагылышлы исемнәр дә бар. Елга, чишмә, истәлекле урыннар, җир, табигать исемнәренә бәйле атамалар күп очрый.

– Исемнәр төрлечә барлыкка килә. Кайбер авыллар берничә исемне йөрткәч, тарихын өйрәнергә уңайсыз. Исемнәр территориаль үзгәрешләр нәтиҗәсендә дә башкача йөртелергә мөмкин. Элек өязләр, алар составындагы волостьлар үзгәргән. Мәсәлән, XIX гасырда Чүпрәле, Әлки районнары булмаган, андагы авыллар территориаль үзгәрешләр кичергән. Моның өчен төбәкнең кайсы чорда үзгәрүен карарга кирәк. Һәркем үз авылы  тарихының борынгырак булуын тели. Без беренчел язма чыганакларга нигезләнәбез. Авылыбының яше зуррак дип, килешмәүчеләр дә бар, әмма моны раслый алмыйбыз. Моны бары һәр авылда археологик казулар уздырып кына ачыклап була, – ди Лариса Айнетдинова.

Сүз уңаеннан, үзенчәлекле исемле авылларга илкүләм бәйгедә катнашу мөмкинлеге бар. Узган ел Алабуга районындагы Свиногорье авылы “Россиянең иң кызык атамалы авыллары” бәйгесендә катнашкан иде. Конкурс быел да дәвам итәчәк.

 

Мөслим туган як музее директоры Назилә Бәдертдинова:

– Бездәге Сасыборын авылы башта Салыдурун исемен йөрткән. Төрекчәдән тәрҗемә иткәндә сала – авыл, дуру – чиста, дурак (торак) – тукталыш мәгънәсен белдерә. Аннары, ниндидер сәбәп белән авыл рәсми документларда Сасыборын дип йөртелә башлаган. Халыкта сакланган риваятьләрдә шундый юллар бар. Өяздән авылга килгән җир үлчәүче юлда үлеп яткан пошига тап була. Җәй көне булганлыктан, ул бозылган, начар ис тараткан. Землемер үзенең картасына авылның исемен Сасыборын дип язып киткән. 1920 елларда авыл халкы тәкъдиме белән Сасыборын Елгабашка үзгәртелгән. Районда Никкилдем авылы бар иде, ул хәзер юк. Хәзерге атамасы – Игенче. Килеп чыгышы турында мәгълүмат юк. Халык телендә риваятькә нигезләнсәк, авыл ерак, юллар начар булгач, бер килен, ник килдем, дип үкенгән. Шул сәбәпле, Никкилдем исеме алган.

Мирсил Әһлетдинов, Актаныш туган як музее директоры:

– Бездә моңа кадәр Түбән Мәчти, Печмән елга, Тимер кул, Биш күмәч, Җизмыек, Чирәмколак, Асыл түш исемле авыллар булган. Алар төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан. Районда күлгә бәйле Табанлы күл, Озын күл, Буаз Күл дигән авыллар да булган. Табан күл дигәне – җырчы Хәнәви Шәйдуллинның туган авылы. Ул бүген дә бар. Кызык, Күл буаз була алмый бит инде? Кыркаентүбә авылы халык телендә бүген Күткире дип йөртелә. Анда бару бик уңайсыз булгандыр, күрәсең. Алма-ата авылына халык ачлык елларында Казахстаннан күченеп кайткан. Шулар хөрмәтенә дип кушылган авыл бу. Качкын авылы әле дә яши. Бу авылга XVII гасырда нигез салынган. Безнең якларга халык ике тапкыр күченгән. Беренчесе – Алтын Урда чорында. Икенчесендә чукындырудан качып килгәннәр. Чукындыручылар Ык елгасы буеның безнең ягына барып җитмәгән, бездә бер генә керәшен авылы да юк. Елан авылы картадан юкка чыкса да, Бурсык, Куян авыллары халкы бу исемнәрне гадәти кебек кабул итә. Куян авылы турында да әйтеп үтим. Риваятькә ышансаң, авылга урын тапканнар, тик нинди исем кушыйк дип уйлаганда, куян чабып үткән. Исемнең шуннан килеп чыгуы да бар. Мәчти авылының исеме дә күпләргә гаҗәп түгел. Бу хакта төрле риваятьләр бар. 1754 елда авылга Масти Абызов дигән кеше килгән. Халык, шуның исеменә бәйләп, татарча Мәчти дип йөрткән булырга мөмкин.

Галия Шириязданова, Лениногорск районының Керкәле авыл җирлеге башлыгы:

– 1922 елда Керкәле авылында җирне бергәләп эшкәртү ширкәте  оештырыла. 1923 елда анда эшләүчеләр Керкәле авылыннан алты чакрым ераклыктагы Тукмак авылына күченәләр. Авылның исеме Тукмак елгасына бәйле дигән риваять яши. Бу авыл бик бай булган, анда умарта тотканнар. Хәзер кечкенә авыл булып санала.

Фәһим Фәйзуллин, Арча районының Ташкичү авыл  җирлеге башлыгы:

– Печмәнтау авылы элек Иске Ашыт авылы җирлегенә карый иде. Заманында Арчаның төньягында марилар яшәгән. Урманнарны кисеп, аларны башка урыннарга күчергәннәр. Авыл исеме ниндидер тауларга бәйле түгел. Риваятькә ышансак, анда Печьментов дигән  мари яшәгән. Татарлар үзләренә уңайлы итеп, авыл атамасын Печмәнтауга әйләндергән.

 

Сәрия Мифтахова


3 фикер

  1. Картография белгече Виктор Непоклонов (аның әтисе белән 1961 елда Киевта очрашкан идем) 2001 елда халыкара фәнни форумда очрашып гапләштем. «Нәрсәгә дип авыл исемнәрен тәрҗемә итеп чуаласыз? Суыксуны Студенец, Кар Илен Карелино, Исмагыйлне Смайл дип картада күрсәтү кемгә кирәк булды?», дип, мисаллар китереп соравыма аның җавабы шаккатырырлык гади булды: «Без бернинди тәрҗемә ясамыйбыз, Җирле хакимият җибәргән торак пунктлар исемнәре җәдвалына бернинди үзгәреш кермибез». Имәндә икән чикләвек!

  2. Берничэ ел елек кайсыдыр чыганактан укыган идем Куян, Аю авыллары исеменен килеп чыгу тарихын. Имеш, бу авыллар кайчандыр Зайцев, Медведев фамилияле дворяннарнын жир билэмэсе булып торган, жирле халык Зайцев авылы, Медведев авылы димичэ, уз теленэ яраклаштырган.

  3. Кариле ботен жирдэ дэ Карелино тугел эле ул, кайдадыр Кляри дип атала.

Фикер өстәү