Куян үрчетүчеләр: «Бер ана куян елына 50–60 мең сум табыш китерә»

2023 елдан нәрсә көтәсе? Ел хуҗасы төсле куркак булмасмы, җитезлеге белән алдырыра алырмы? Әллә төсен үзгәрткән шикелле, вакыйгалар меңгә төрләнерме? Гомумән, әлеге җәнлекнең холкына карап киләсе елны фаразлап буламы? Озынколакның күңеленә хуш килер өчен нәрсә эшләргә? Алар нәрсә ярата һәм нәрсәне өнәми? Татарстанда куян үрчетүчеләр белән шул хакта сөйләштек.

Гигант куяннар

Дөньядагы иң зур куяннарны Актанышта үрчетәләр. Фландер токымлы озынколакларның авырлыгы хәтта 12 килограммга кадәр җитә. Ничә айлык куянның ите иң тәмлесе санала? Ни өчен аларның колакларына кагылырга ярамый? Аларны күпләп үрчетүче Илнур Гыйләҗевтан әлеге үзенчәлекле хайваннарны тәрбияләү серләре белән кызыксындык.

Барысы да бүләк ителгән ике куяннан башланган. Ул вакытта Илнур мәктәптә генә укый әле. Әлеге хайваннар белән кызыксына башлар өчен шушы ике дусты булу җитә дә. Чаллыга укырга кергәч, аларны тәрбияләү нечкәлекләрен тагын да тирәнтенрәк өйрәнә башлый ул.

– Ферма төзергә акрынлап акча җыя башладым. Максатыма ирешү өчен машинамны да сатарга туры килде. Гигант куян үстерүчеләрне интернеттан эзләп табып, тәҗрибә уртаклашырга төрле төбәкләргә, шәһәрләргә бардым. Шулай ук күп мәгълүматны интернеттан һәм китаплардан эзләп таптым. Ферманы төзеп бетереп, читлекләр ясадым. Беренче куяннарны Пензадан заказ белән кайтардым. Самарадан 6–7 сәгать машина багажнигында да алып кайткан чаклар булды. Алар ерак юлларны җиңел кичерә. Нәсел куяннарын 2500 сумга сатып алган идек, – диде ул.

Бүген инде Илнурның куян фермасы яхшы табыш китерә. Баштагы вакытта аларны иткә саткан. Бераздан Казандагы рестораннар белән хезмәттәшлекне ныгытып җибәргән. Илнур бүген ничә куяны барлыгын төгәл генә әйтә алмады, чөнки илле ана куяннан туган озынколакларның үскән берен сатып баралар икән. Ун ата куяны да бар.

– Тиз үрчиләр. Бер куян елга 60 бала китерә. Яңа туган куян баласы бармак очы кадәр генә була, тик алар тиз үсә һәм биш-алты айда өлгерә. Уртача 8–9 килограммлы куяннан 5–6 кг ит чыга. Ашатудан да тора, билгеле. Яхшы катнаш ризык, вакытында вакцина була икән, яхшы үсә алар. Тик һәр нәрсәнең үз вакыты булган кебек, монда да чиктән чыкмаска кирәк. Алты айдан соң куян авырая, мускуллары тыгызлана, ите катылана. Бу әлеге токымга гына түгел, теләсә нинди куянга хас сыйфатлар, – ди ул.

Фермер әйтүенчә, фландер токымлы куяннар – иң тынычлары.

– Минем бик күп куян токымнары белән эшләп караганым булды. Калифорния, совет шиншилласы арасыннан иң тынычлары – шушылар. Алар иң аз хәрәкәтләнүчән һәм күп тәрбия сорамый торганнар. Ашыйлар да йоклыйлар, тик сәламәтлекләре буенча фландер токымлы куяннар – иң нәзберекләре. Чөнки алар безнең климатка яраклашмаган – җылы яраталар. Аларга даими рәвештә вакцина ясап торырга кирәк, – ди Илнур.

Тырыш егет сүзләре буенча, куян асрап, яхшы табыш алыйм, дисәң, нәселле куяннарны күпләп үрчетү отышлы.

– Куяннарга дөрес тәрбия күрсәтсәң, бер кыенлыгы да юк. Тик барысын да бик белеп, өйрәнеп эшләргә киңәш итәм. Мин инде хәзер вакцинаны да үзем салам, моның белән бер проблема да юк. Бер куянга вакцина ясату 350 сумга төшә. Ә ул елына 50–60 бала китерә. Әгәр бер озынколактан ким дигәндә кулга чиста 1000 сум алсак, димәк, бер ана куян елына 50–60 мең сум табыш китерә ала. Күпләп сатып җибәргәндә бер кг итне 450–500 сумнан алалар, – дип санап күрсәтте эшмәкәр.

Әлеге төр куяннарны ашатып тору да артык катлаулы булмавын әйтте Илнур, чөнки фермасында барысы да автоматлаштырылган. Ризык та, су да үз вакытында тагаракларга килеп тора икән.

– Иң мөһиме – вакцина, чисталык һәм җылылык. Түбән температурада кечкенә куяннар үләргә мөмкин, – ди ул. – Күпләр, куяннар чи бәрәңге, чөгендер, кәбестә, яшел үлән генә ашап тора, дип уйлый. Тик болар да саулыгына зыян салырга мөмкин. Куяннарның ашказаны нәзберек, ярамаган ризык ашатсаң, эчләре китә. Ә аны дәвалау бик авыр. Шуңа күрә нигездә катнаш азык, печән бирәм, ә яшелчәләр белән атнага бер-ике тапкыр сыйлау да җитә. Җәй көне дә гел сусыл азыкта гына торырга тиеш түгел алар. Сәламәт булсын дисәң, коры азык биреп җибәрергә кирәк. Шулай ук куяннарны атнага бер тапкыр ашатмый тору да файдага.

 

Куян нинди – елы шундыймы?

Әтнәдә яшәүче Искәндәр Галиев шәхси хуҗалыгында 150ләп куян тота. Аның озынколакларга булган мәхәббәте 5 нче сыйныфта укыганда бөреләнә. Ул чагында кырда бәрәңге җыйганда ул бер куян баласы тота. Читлек ясап, көтелмәгән куянны шунда урнаштыра, тик иртәнгә ул чыгып кача.

– Хуҗалыкта куян тоту теләге шуннан барлыкка килде, – дип искә алды ул. – Күрше авылдан куян баласы барып алдым да аларны үрчетә башладым. Итеннән ризыклар пешерсәк, тиреләрен тапшырып, азмы-күпме акча эшли идем. Мәктәпне тәмамлаганчы шөгыльләндем мин алар белән.

Шуннан соң шактый еллар дусларыннан аерылып торырга туры килә Искәндәр абыйга. Әтнәгә күченгәч, 16 ел элек дусты ана куян күтәреп килә.

– Суярга кызганыч, син үрчет әле аларны, диде дустым. Кире борып җибәрмәдем инде, тәҗрибәм дә бар бит. Берничә көннән соң үзем тиз генә ясап куйган кәгазь тартмада тугыз бала китерде. Шуннан бирле мин гел куяннар арасында, – дип елмая ул.

Әлеге вакытта куяннарның бер өлеше – читлектә, бер өлеше урамда бүлеп алынган махсус урында яши.

– Ак великан, күбәләк токымлылар авыруларга бирешмәүчән була. Алар табигый шартларда үсә. Авырулары булганнар үзләреннән-үзе кимеп тора. Миңа аларның авырлыклары мөһим түгел. Биш килограммлы бер куян тотканчы ике 2 килограммлы куян тотам мин. Иң мөһиме – табигый шартларда үсүләре. Куянга иң яхшы ризык – болын печәне, люцерна. Кыш буена ике төргәк үлән җитә аларга. Бакчаның яртысына – кәбестә, ярты өлешенә бәрәңге утыртам. Моннан тыш, арпа белән бодай кушып бирәм, кукуруз ашатам. Бер елдан соң гына җитлегә алар. Гадәттә, бер куяннан 2–2,5 кг ит чыга. Итләре бик йомшак, тәмле генә түгел, медицина ягыннан караганда, иң файдалысы да. Аллергиясе булган балалар өчен – иң шәп ит. Шулпасы, шашлыгы да тәмле була. Тик мин аларның берсен дә сатмыйм. Күбрәк күчтәнәч итеп бирәм, – ди Искәндәр абый.

Кыргый куяннар белән чагыштырганда, йортныкылар йон төсләрен алыштырмый. Бүген Искәндәр абыйның хуҗалыгында ак, кара, соры, аклы-каралы, аклы-сарылы, көл һәм башка төслеләр яши. Бер анадан сигез төрле төстә бала туарга мөмкин икән. Холыклары да төрле.

– Урамда яши торганнары кыргыйрак, хәтта миннән дә куркалар. Араларында усал, әрсезләре, балаларын җәберләүчеләре, ашаучылар да очрады, тик аларын бетерергә тырышам. Шуңа күрә куяннар куркак кына була дип әйтү дөрес түгел. Йорт куяннары кырныкыннан бик нык аерыла. Алар салкынга һәм артык эссегә чыдам түгел, шуңа күрә бездә йорт куяннары табигый шартларда яши алмый. Куян елын аларның холыкларына гына карап берничек тә билгеләп булмый. Сәяси-икътисадый яктан киләсе ел узып баручысыннан җиңел булмас кебек тоела. Шуңа күрә үз хуҗалыгыңны булдыру начар түгел.

Шәхси хуҗалыкта тотарга уңайлы куян токымнары:

Калифорния, совет шиншилласы, ак великан, күбәләк токымнары, чөнки алар тәрбия өчен нәзберек түгел, авыруларга бирешмәүчән.

Фәнис Габсабиров (Баулы):

– Минем хуҗалыкта язын үрчетер өчен 15 куян калды. Бер куян унышар балага кадәр тудыра, шуңа күрә бик тиз үрчи алар. Киләсе елда яңа гаиләләр күбрәк булыр, ялгызлар парларын табар, дип уйлыйм. Гомумән, куяннар күңелемә бик хуш килә минем. Алар тынычлык ярата. Шуңа күрә Куян елында дөньяга тынычлык килер, дип өметләнәм. Дөньялар тынычланып, ир-егетләр өйләренә, якыннары янына кайтсыннар иде инде.

Куяннар турында кызыклы фактлар

– Куянның колаклары озын булса да, алардан күтәреп алырга, тотарга ярамый. Чөнки колак турысыннан кан тамырлары уза, аларга зыян килеп, колаклары имгәнергә мөмкин. Нәтиҗәдә авырлык җыюдан туктыйлар. Моннан тыш, җәен куяннар колакларын тәннәрен суытыр өчен файдалана. Колакларына зыян килсә, җәен – эссене, кышын суыкны бик авыр кичерә.

– Куяннар хуҗасының исенә ияләшә, аны үз итәләр. Ләкин чит кеше керсә, тавышыннан, исеннән, киеменнән танып, куркалар. Шуңа күрә куяннар янына хушбуй сибеп кирү тыела.

– Куян тоткан җирдә песи, тычкан, тавыклар булырга тиеш түгел, чөнки алар төрле авыру йоктырырга мөмкин. Куяннарның бәбили торган бүлекләренә дә чит кешене кертергә ярамый. Ул куянга зур стресс китерә. Нәтиҗәдә бәбиләрен ашарга, карамаска мөмкиннәр. Шуңа күрә куяннарны гел бер кеше генә караса яхшы.

– Куяннарның күзләре яхшы күрә. Шулай да алар күп мәгълүматны ис тоемлау аша ала.

– Бер анадан туган куян балаларын кушылдырырга ярамый, бу нәселдәнлеккә начар тәэсир итә.

– Куяннарны каплатканда, ата территориясенә ана куянны кертсәң яхшырак. Ата куян үз территориясендә үзен иркенрәк хис итә. Җәй көне эссе булганда – төнлә каплату, ә кыш көне, киресенчә, көндез каплату уңышлы санала. Куянга, бәбиләсен өчен, 15 градус җылы җитә. Ул елына дүрт-биш тапкыр бәбили, берьюлы җиде-сигез куян баласы тудыра.

– Нәсел өчен калдыра торган куяннар күбрәк сөт имәргә, нык булырга тиеш.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Анна Арахамия, Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү