Татарстанда тагын бер тау чаңгысы комплексы барлыкка киләчәк

Ул Бөгелмә районының Карабаш сусаклагычының яр буенда булачак. Бу хакта “Татар-информ”га район администрациясе хәбәр иткән.

Әлеге ял итү урынын быел төзи башларга ниятлиләр. Туристик комплексны эшләү идеясен Бөгелмә эшмәкәре Рөстәм Өмедов тәкъдим иткән. Проект буенча, Карабаш бистәсендәге комплекс ел буе эшләячәк. Анда тау чаңгысы базасы, кунакханәләр, СПА-зоналы бассейннар, уен мәйданчыклары, тыныч һәм актив ял итү урыннары, пляж һәм кемпинг булачак.

Район башлыгы Линар Закиров әйтүенчә, Бөгелмәдә матур итеп яшәр өчен барлык шартлар булырга тиеш. Ә Карабаш авылы тау чаңгысы комплексы өчен бик матур һәм уңайлы урын.


Фикер өстәү