Раштуага Казанга кунакка килергә теләүчеләр күп булган. Россия тимер юллары юнәлешендә ул иң популяр шәһәрләрнең берсе буларак аталган. Холдинг 6 гыйнвардан 8 гыйнварга 300ләп тирәсе өстәмә поезд билгеләгән.
Оешма мәгълүматлары буенча, бу көннәрдә ерак араларга сәяхәтне 1млн россияле сайлаган. Шулай итеп, 6-8 гыйнвар — яңа ел каникуллары өчен икенче иң популяр көннәр булып санала. Казаннан тыш, россиялеләр Мәскәүне, Санкт-Петербургны, Адлер, Анапа һәм Новороссийск шәһәрләрен сайлаган.