Куркыныч юл һәлакәтендә ике кызның гомере өзелгән

Кичә “Әлмәт – Мөслим” юлында куркыныч юл һәлакәте ​ килеп чыккан.

Бу юл фаҗигасендә ике кызның​ гомере өзелгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Hyundai машинасын йөртүче автоледи куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы ял полосага чыга.​ Һәм ​ Тайота машинасына бәрелә. Әлеге машинадагы 2004 һәм 2006 елгы кызлар һәлакәт булган урында ук җан бирә. Машина йөртүчеләрнең икесе дә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. Әлеге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. ​ ​ ​


Фикер өстәү