14 яшьлек көрәшче малай күршеләрен коткарган: “Ут эченә кергәндә бары күршеләрем турында гына уйладым”

23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә 14 яшьлек Фларид Садриев аңын югалткан күршесен ут эченнән алып чыккан. 22 ел янгын сүндерүче булып эшләгән кешенең гомерен саклап калган.

“Нинди зур адымга барганымны икенче көнне генә аңладым”, – ди Лениногорск районының Урмышлы авылында яшәүче каһарман.

Күршеләре янгынны кичке сәгать сигезенчеләр тирәсендә күреп ала. Малайның әтисе янгын сүндерүчеләрне каршыларга китә, Фларид исә ут камап алган йорт эченә кереп китә. Үзе әйтүенчә, төтен белән тулган залда ут капкан телевизорны һәм идәндә яткан күршесен күреп ала. Фларид ничек кирәк алай аны кулыннан тартып урамга алып чыга. 56 яшьлек Ильяска авыл фельдшеры беренче ярдәм күрсәтә. Шөкер, хатыны Гөлчәчәк зыян күрми.
– Улым белән горурланам. Әни кеше буларак, баламның утка керүе куркытты. Ләкин ул күршебезнең гомерен саклап калды. Бу аның – беренче батырлыгы, – ди әнисе Рәмзия.
Фларид 8 нче сыйныфта укый. Көрәш белән мавыга, әтисе дә көрәшче икән. “Көрәш – минем өчен зур көч ул”, – ди ул. Тормышта көчле, тырыш кешеләрдән үрнәк алам, ди. Ялган, гайбәт сөйләүчеләрне яратмый. Хыялы – шофер булу.

Ильяс абыйсы, гомеремне саклап калдың дип, Фларидка рәхмәтен әйтә. Үсмер бу сүзләрне Ватанны саклаучылар көнендә үзе бер бүләк итеп кабул иткән.
– Мин үзем 22 ел янгын сүндерүче булып эшләдем. Коткарган кешеләрем санап бетергесез. Алар арасында балалар, яшь парлар күбрәк иде. Теләсә кем янгын эченә керергә атлыгып тормый. Фларид – сыйныфташымның малае. Аңың бу адымын зур батырлык дип саныйм, – ди янгыннан зыян күргән Ильяс Фәрзетдинов. – Мин караватта телевизор карап ята идем. Шуннан ниндидер тавыш ишетелде. Торсам, пәрдә яна башлаган. Янгын сүндергечне дә кулга алган идем, тик борынга төтен тулып, аңымны югалтып егылганмын. Югыйсә ишеккә таба атлаганмын. Хатыным өйдә юк иде. Фларид коткармаса, янып үләсе булганмын. Өебез исә янып бетте. Сәламәтлек булса, бар да булыр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү