Физкультура укытучысы исерек килеш рульдә тотылган

Башкортостан республикасының Әбҗәлил районы, Әскар авылында котычкыч авария була. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматы буенча,  «Лада-Ларгус» машинасы белән идарә иткән укытучы егет 55 яшьлек ир-атны бәрдерә. 

Бәрдерү нәтиҗәсендә машинаның алгы тәрзәсе ватылган, ә ир-ат машинадан өч метрга чыгып очкан. Нәтиҗәдә зыян күрүче ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлгән.

Соңрак ачыкланганча, 27 яшьлек ир машина белән исерек килеш идарә иткән. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү