Рөстәм Миңнеханов «Э-моция инклюзив театраль студия спектаклен карады

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Кәриев ис. театр сәхнәсендә куелган «Э-моция инклюзив театраль студия спектаклен карады. 

«Что я помню о себе» («Үзем турында истәлекләр») стпектакле Татарстаннан Сиднейга яшәргә күчкән уңышлы яшь кеше турында. Төшләрендә ул балачагын күрә һәм уңышлы карьерасына карамастан, ул туган җиренә кайт турында уйлый.

Тамаша ике теләдә бара — татарча һәм русча. Сәхнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр уйный. «Э-моция» студиясе иҗат аша аларны социальләштерү максатын куя. Өч елда актерлар Россиянең 12 шәһәрендә кырыктан артык спектакль күрсәтә.

2019 елның декабрь аенда «Э-моция» инклюзив театраль студия җитәкчесе Инесса Клюкина «Доброволец России»  бөтенроссия конкурсында «Ел волонтеры» номинациясендә җиңде. Бүләкне аңа Россия Президенты Владимир Путин тапшырды, ә «Э-моция» инклюзив театраль студиясе «Мөмкинлекләр тигезлеге» номинациясендә иң яхшы проект булып танылды.

Рөстәм Миңнеханов спектакль тәмамлангач, «Э-моция» коллективына рәхмәтен белдерде һәм иҗади осталыкларын билгеләп үтте. «Кыска вакытта «Э-моция» студиясе Россия дәрәҗәсендә аеруча профессиональ коллектив икәнлеген раслады. Шуны без дә бүген күрдек. Спектакль барышында артистлар бик әйбәт күтсәтә алган әһәмиятле тема күтәрелә», — диде ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, иҗат төркеме казанышлары,  кеше нинди генә катлаулы хәлдә булса да, уңышка ирешә алуын күрсәтте.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов «Э-моция» коллективына инклюзив культура үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. ТР Президенты шулай ук студиягә махсус җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.


Фикер өстәү