Аккош күлендәге Май чабу бәйрәменә 25 мең кеше җыелды

Кичә Казанның Аккош күле урман-паркында Май чабуны бәйрәм иттеләр. Халык күңел ачуларына 25 мең кеше килде.

Бәйрәмгә килгән казанлылар конкурсларда һәм халык уеннарында катнаштылар, коймак белән сыландылар һәм иҗат коллективларының чыгышларын тыңладылар, ә чараның хедлайнеры Россиянең танылган җырчысы Виктория Дайнеко булды.

Бәйрәм мәйданчыгында фуд-корт эшләде, активлык зоналары оештырылды, анда казанлылар итек ыргыта, коймак белән йөгерә, капчык киеп йөгерә, киез итекләр киеп хоккей уйный, мастер-классларда катнаша алдылар. Быелгы Май чабу бәйрәменең үзенчәлеге — һәркем мөстәкыйль рщвештщ коймак пешерә ала торган мәйданчык. Кунаклар барлыгы 235 коймак пешерделәр.

Бәйрәмдә шулай ук «Весна красна» бәйгесендә катнашкан шәһәрлеләр үз костюмнарын күрсәтте. Моннан тыш, коймаклар белән иң яхшы фотосурәткә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Бәйрәмнең кульминациясе, гадәттәгечә, Май чабу карачкысын яндыру булды.

Май чабу бәйрәме  кичә шәһәр паркларында һәм Бауман урамында, 29 нчы февраль көнне«Казан» гаилә үзәге янында узды.


Фикер өстәү