Рөстәм Миңнеханов «Ростех» башлыгы урынбасары белән очрашты

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов белән очрашты. Леликов Казанга икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комиссиясендә катнашу өчен килде. Яклар республика предприятиеләре һәм дәүләт корпорациясе бүлекчәләренең үзара хезмәттәшлек юлларын билгеләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу барышында кайбер уртак проектлар буенча «Ростех» дәүләт корпорациясе белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы белән «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек кысаларында башка актуаль темалар да кузгатылды», — диделәр матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү