«Калеб» берләшмәсе яшәү мәгънәсе турында уйландырды

“Калеб” яңа буын иҗаты, Кариев театры белән берлектә, яңа спектакль чыгарды. Бу юлы коточкыч шартларда кешенең яшәргә омтылышы турында. Виктор Франкл әсәренә нигезләнгән “Яшә!” әсәрендә нацист лагерендагы хәлләр тасвирлана.

Кешелек сыйфатлары югала, көн дә яшәү белән үлем арасында тартышып җан асраган шартларда, кешегә тормышта нинди мәгънә бар? Бу очракта тән ныклыгыннан бигрәк рух ныклыгы мөһимрәк түгелме? Әсәрдә шушы сораулар күтәрелә.
Спектакльне сәхнә чыгаручылар өчен бу беренче тәҗрибә. Монда Кариев, Курчак театрлары артистлары, Казан театр училищесы студентлары катнаша.

  • Режиссер – ГИТИСның режиссура факультеты студенты Гөлназ Минкина.
    Композитор – Казан консерваториясенең ассистент-стажеры Байару Такшина.
    Рәссам – Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать көллияте студенты София Карчевская.

Режиссер әсәрдәге вакыйгаларга тоткынның эчке халәте аша якын килергә тырышкан. Монда психоаналитик Виктор Франклның чынбарлыкка фәлсәфи, уйлануларга бай, күзәтүче позициясендәге карашы чагыла. Франкл үзе үк, башыннан кичкәннәрне язып туплаган хезмәтендә: “Лагерь тормышы кеше күңеленең иң тирән урыннарына карарга мөмкинлек бирде. Һәм бу тирәнлектә кешегә хас булган бөтен нәрсәнең табылуына гаҗәпләнергә кирәкме?” – дип язган.

Төп рольдә – Кариев театры артисты Фернат Насыйбуллин. Ул спектакльне сәхнәгә чыгарганчы ук бу теманың үзе өчен яңалык булуын әйткән иде. Әсәр дә, безгә кагылышы аз булганлыктан, татарларга таныш түгел. Психоаналитик Франкл-Насыйбуллин теленнән теге алдарак язып үткән сорауларга җавапны ишетәсең дә инде.

Курчак театры артисты Нияз Садыйков монда тоткын ролен башкара. Әйтергә кирәк, моны ул тамашачы истә калдырырлык һәм ышандыра алырлык итеп уйный.

− Әзерлек авыр бирелде, чөнки материал да шундыйлардан. Рольгә тотыныр алдыннан, күп кенә фильмнар карадым. Режиссерыбыз тәкъдим иткән китаплар белән таныштым. Үземә билгеле бер планка куйдым, мәгънә алдым. Болай ук башкарып чыга алырмын дип үзем дә көтмәгән идем. Әсәрнең мәгънәсен һәм актуальлеген – өмет белән яшәүдә һәм авырлыклардан котылу җае булачаганы ышанудан күрәм, − диде Нияз Садыйков.

Спектакль турында башка фикерләрне “ВТ”ның киләсе санында укый аласыз.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА


Фикер өстәү