Коронавирус турында фейк мәгълүматлар таратучы хөкем ителәчәк

Коронавирус турында фейк мәгълүматлар тараткан өчен Приамурьяда яшәүче бер хатын хөкем итәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Интернет челтәрендәге мониторинг ярдәмендә фейк мәгълүматлар таратучыны тиз ачыклыйлар.  Ул Свободный шәһәрендә яшәүче хатын-кыз булып чыга.

Шикләнелүчегә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер Приамурьяда яшәүче ханымга 30-100 мең сум штраф яный.

 


Фикер өстәү