Үзизоляция көннәрендә спектакль һәм концертлар күрсәтү туктап тормаячак

Үзизоляция көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен төрле чаралар күрелә: артистлар онлайн-концерт куя, театрлар видеоархивларын чыгара. Без кайда ниләр карап булганын ачыкладык.

Камал театры яңа порция видеоязмалар керткән. Күп санлы сораулар буенча хәзер балалар өчен спектакльләр дә бар. Шулай итеп, “Кыю кызлар” (2005), “Люстра” (2008), “Курчак туе” (2009), “Кечтүкле уен” (2012), “Авыл эте Акбай” (2013) спектакльләрен карап була: Камал театры ютубы.

Кариев театры артистлары әкият укый башлады. “Тылсым” сәхифәсе атнага ике тапкыр чыгачак. Беренче чыгарылышлары әзер. Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина Рабит Батулланың “Салават күпере кайда йоклый” әкиятен укый: Кариев театры инстаграмы.

Әтнә татар дәүләт театры 31 мартта
«Безнең шәһәрнең серләре» спектаклен күрсәтә. Спектакльне карар өчен, сайтка кереп, регистрация үтәргә һәм почтага килгән сылтама буенча керергә кирәк. Билет бәясе — 70 сум.

“Әкият” курчак театры да видеоязмаларын куя башлады. Әлегә Ренат Харис әсәре буенча “Абай-бабай аланы” һәм “Приключения колобка” спектакльләре видеоязмалары бар.

Тинчурин театры ютуб каналына “Бер тамчы ярату” (2006), Американ” (2007) спектакльләрен чыгарды. Тинчуринлылар Халыкара театр көненә онлайн тамаша әзерләгән иде. Аның язмасын да карап була.

#айдадомой сериясе онлайн-концертлары дәвам итә. 31 мартта Илназ Сафиуллин куячак. Сүз уңаеннан, әлеге хештег буенча эзләгәндә, күп кенә сәнгать әһелләреннән файдалы киңәшләр дә табып була.

Моннан тыш Камал театры артистлары #минембер көнем сериясен башлап җибәрде. Артистлар үз тормышлары белән таныштыра һәм файдалы киңәшләрен бирә. Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша мәсәлән, тын юллары гимнастикасын өйрәтте.

Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, укучыларыбыз!

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү