Эшләми торган атнадан соң эшкә чыкккан предприятиеләрнең хезмәт көненә үзгәрешләр кертелде

Дүшәмбедән республикадагы кайбер предприятиеләр эшләми торган атнадан соң эшкә чыкты. Әмма хезмәт көненә аз гына үзгәрешләр кертелде.

Россия Хөкүмәте икътисад кыенлык кичергән чорда, ил өчен мөһим саналган сәнәгать предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтелүе турында әйткән иде. Сүз барлыгы 646 оешма турында бара. Нефть бәясе төшү һәм коронавирус пандемиясе тудырган шартларда хакимият бу оешмаларның матди хәленә мониторинг ясаячак һәм тиешле чаралар күрәчәк. Моннан тыш, исемлеккә кергән оешмалар якындагы ярты елда банкротлыкка мораторийга да дәгъва кыла ала.
Шушы исемлеккә Татарстаннан “ТАИФ”, “Татнефть”, “Татэнерго”, “Сетевая компания”, “Каздорстрой”, “Татспиртпром”, “Красный Восток”, “Нэфис” предприятиеләре, “Ак Барс” кошчылык комплексы”, “Челны-Бройлер”, “КамАЗ”, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, “Ак Барс” судно төзү корпорациясе, Казан вертолет заводы, “Түбән Кама “Шин”, Казан моторлар төзү берләшмәсе кергән.
“КамАЗ” 3 апрельдән үк эшчәнлеген дәвам иттерүе турында хәбәр иткән иде. Аңлашыла да: Чаллының әлеге предприятиесе эшчәнлеге тукталса, ярты миллион халкы булган шәһәр бюджетында бу тискәре чагылыш табар иде.
Оешманың матбугат хезмәтеннән килгән хәбәрдә әйтелгәнчә, коронавирус таралу һәм үзизоляция режимы вакытында күрелгән чаралар сәбәпле, предприятие җитештергән техниканың әһәмияте тагын да арта. “КамАЗ” техникасы азык-төлек, беренчел кирәк-ярак товарларын, медицина җиһазларын ташу һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының эшен тәэмин итүдә алыштыргысыз.
6 апрельдән оешманың җитештерү, хисап һәм хезмәтне саклау белән бәйле аерым бүлекләре эшкә чыкты. Шул ук вакытта көндәлек эшен дезинфекция, җыештыру һәм корылмаларга хезмәт күрсәтүчеләр дәвам итәчәк. Эшче персоналның бер өлеше, җитәкчелек тарафыннан кайбер хезмәткәрләр өйдә утырып эшләүгә күчерелде.
Хәзерге вакытта завод һәм офислар хезмәткәрләр өчен куркыныч тудырмый. Персонал шәхси саклану чараларыннан (средства индивидуальной защиты) эшли. Хезмәткәрләрне тикшереп, транспортны дезинфекцияләп торалар.
Яшел Үзәндәге Горький исемендәге суднолар төзү заводы да мөһим предприятиеләр рәтендә, шуңа да ул, катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, дәүләт оборона заказларын кабул итүне дәвам итә. Заводка эшкә 1055 кеше чыккан, күбесе өйдән торып эшләүгә күчерелгән.
Саклык чараларына килгәндә, эшчеләрнең температурасын үлчәп тору, 3 сәгать саен яңа медицина битлекләре бирү кебек кагыйдәләрне үтиләр. Предприятие 1 мең респиратор һәм дезинфекцияләү чаралары сатып алган. Яңа респираторлар тегү эшен заводтагы бер цех та башлап җибәргән.


Фикер өстәү