Онлайн туй уздыручы тамада: «Ризыкны китереп бирәләр, бүләкләрне банк картасына күчерәләр, теләкләрне онлайн тыңлыйлар»

Шушы көннәрдә Уфада беренче тапкыр гаилә кору мәҗелесе онлайн үтте. Билгеле, бу шаярту. Әмма, илдә хәлләр хәзерге кебек торса, шуңа барып чыгуыбыз да ихтимал.

Башкортстандагы онлайн-туйның авторы, тамада Михаил Васильев белән шул хакта сөйләшеп алдык.

Билгеле булганча, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле әлегә яшь гаиләләрне теркәмиләр, туйлар уздырмыйлар.

Михаил Васильев мондый очракта нишләргә икәнен видео аша күрсәтергә булган. Күпләр бу бәйрәмне дөрестән дә чын туйга санап, яшь парларны котлый башлаган. Туй кунаклары исә яңа туган гаиләгә макарон һәм бәдрәф кәгазен бүләк буларак алып килгән. Ә нишләп: хәзерге вазгыятьтә иң кирәкле һәм дефицит товар бит!

− Без хатыным Екатерина белән туй мәҗелесләре уздыру белән ничә ел шөгыльләнәбез инде. Коронавирус сәбәпле, барлык чаралар да кичектерелгәч, аның башына шундый видеоролик төшерү идеясе килде. Онлайн туй ничек булыр иде икән – менә шуны күрсәттек. Бик күңелле килеп чыга бит, – дип сөйләде “ВТ”га Михаил.

Видеодагы кияү һәм кәләш – Вахит белән Лиля чыннан да ир һәм хатын. Аларның туен Васильевлар узган елның җәендә үткәргән. Михаил сөйләвенчә, видеоролик төшергәндә иң кыены актерларны җыеп, катнашырга үгетләү булган.

“Кунакларга” матур киенеп, бәйрәм өстәле ясарга, билгеләнгән вакытка видеоэлемтәгә кушылырга әйтелгән.

– Озак төшердек дип әйтмәс идем. Видеодагы һәр кеше белән аерым видеоэлемтә аша сөйләшеп, ни эшләргә, нинди сүз әйтергә кирәк икәнен аңлаттык. Ягъни, режиссер эше дә читтән торып башкарылды. Төшерү 3 сәгатькә сузылды, монтаж бер көнне алды, – диде Михаил.

Мондый туйларның да уңайлы булуын һәм кесәгә дә сукмавын билгеләп үтте әңгәмәдәшебез.

– Теләк булса, барысын да эшләргә була. Онлайн туйны да үткәрү мөмкин эш! Яшьләр барлык кунакларга ризыкны китереп бирү хезмәтенә заказ бирә, банкеттагы кебек бер үк төрле меню билгелиләр, бүләкләрне исә банк картасына күчерү белән кабул итәләр, бәйрәм теләкләрен, тостны исә онлайн рәвештә тыңлыйлар. Күңелле булсын өчен, әлбәттә, тамада чакырталар. Ул чараны алып бара. Мондый мәҗелескә әзерлек бер атнадан башлап бер айга кадәр сузылырга мөмкин, ничек уздырасың бит инде, – дип аңлатты Михаил Васильев.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү