Лимонны орлыгыннан үстереп буламы?

Яшеллек өчен була, ә җи­меш алу өчен – юк. Һәрхәлдә, үзем үстерә торган лимон турында шу­лай дип әйтә алам. Ә ни өчен шулай икәнен белмим: чөнки мин бо­таник түгел, бәлки, гап-гади социаль хезмәткәр генә, дип елмая Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Гөлназ Каюмова.

Узган ел азагында газетабызда бу ханымның чәй пешерә торган чәйнек зурлыгындагы лимоннар үс­терүе турында мәкалә басылып чыккан иде. Шуннан соң редакция почтасына шактый гына хатлар килде. «Ничек инде өйдә шуның кадәр зур лимоннар үстереп була? Телен белә торгандыр ул лимонның. Мин, мәсәлән, күпме тырышып та, бер лимон да күргәнем юк. Инде ничә еллар буе куак кебек үсеп утыра – шуның белән шул», – дип язган безгә Балтач районыннан Алия Гайнуллина.

Бөтен хикмәт – ботакта

Димәк, биредә хикмәт телдә түгел, ә хасиятләп һәм җан җылысын биреп үстерүдә булып чыга. Чыннан да, Гөлназ үзенең лимоннары турында сөйләгәндә, моңа тамчы да шик калмый. Бары тик ботактан үстереп кенә лимон алып була икән шул. Аннан ботак алып китүчеләр элег­рәк бик күп булган. Әмма үсенте күпләрдә яңармаган. Менә инде байтак еллардан бирле ул теләге булган кешеләргә лимон үсентесен үзе үк яңартып бирә икән. Без бит теге яки бу гөлне яшь ботагыннан яңартырга күнеккән. Ә менә лимонның агачка әйләнеп баручы картрак ботаклары җиңелрәк үсеп китә икән. «Ботакларны ком тутырылган тирәнрәк савытка урнаштырам да кирәк кешеләргә өләшәм. Шулай итеп, бик күп кешене лимонлы иттем инде», – ди уңган хуҗабикә.

Цитрус үсемлеген инде егерме елдан артыграк үстерә икән ул. Үсемлек ботагы аңа тропик илләрдән түгел, ә үзебезнең төньяктан – Иркутск якларыннан килеп эләккән. Безнең кырысрак климат шартларында ел дәвамында җимеш биреп утыруы да лимонның «төньяк баласы» булуына бәйледер, мөгаен. Үстерү серләренә килгәндә, Гөлназ сөйләгәннәрдән түбәндәгеләр аңлашылды.

Лимонны зуррак чүлмәктә үстерергә

Су яратканлыктан, гөл чүлмәген тирәнрәк савытка утыртып куярга һәм аны гел сулы тотарга.

Гөлгә төньякка карап торган салкынчарак урын кирәк. Юкса ул чәчәкләрен коячак һәм шуңа күрә мул уңыш бирмәячәк.
Бакча туфрагына утыртырга.

Гөблә төшүдән сакларга (гадәттә кояшлырак урында торганда гөл яфраклары шуның белән зарарлана).

Лимонны ашлауга килгәндә, Гөлназ ханым элегрәк биогумус кебек сыекчадан эремә ясап сипкәләгән. Әмма хәзер бер генә ашлама да кулланганы юк икән. «Өйдә ашлама исен сулап утырыр хәл юк әле. Аннан килеп, экологик чиста җимеш ашыйсы килә. Бөтен дөньяның «экологик чиста продуктлар» дип җенләнүе тикмәгә генә түгелдер», – ди ул.


Фикер өстәү