Россиядә азык-төлек карточкасын кертергә җыеналар

Товар җитештерүчеләребез илдә мохтаҗ кешеләргә азык-төлек карточкасы кертү тәкъдиме белән чыккан, дип хәбәр итә Известия.

Алар ил Хөкүмәтенә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы проектын – аз керемлеләргә азык-төлек карточкалары тарату проектын тизрәк тормышка ашыра башлауны тәкъдим иткән. Гражданнарның бу категориясенә коронавирус таралу сәбәпле керемнәрен югалткан кешеләрне дә кертү күздә тотыла.
Мондый кешеләргә илебездә җитештерелгән товарларны сатып алу өчен ай саен 10ар мең сумлык карточка бирү карала.
Шулай итеп, азык-төлек карточкаларын өләшү, беренчедән, аз керемле кешеләр өчен, икенчедән, пандемия аркасында товарларына ихтыяҗ кимегән үз җитештерүчеләребез өчен бәһаләп бетергесез ярдәмгә әйләнер иде, ди тәкъдим авторлары.
Хөкүмәткә юлланган мөрәҗәгатьне Илкүләм ит җитештерүчеләр ассоциациясе башлыгы Сергей Юшкин, Россия Пешекчеләр һәм кондитерлар гильдиясе президенты Юрий Кацнельсон һәм Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Артем Белов имзалаган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә кулланучыларны яклаучылар, Америкадагы кебек, азык-төлеккә карточкалар программасын кертү тәкъдиме белән инде 2015 елда ук чыккан иде. Әмма проект гамәлгә ашырылмый калды. Берара программаның 2018 яки 2019 елда тормышка ашырыла башлаячагы турында сүз булып алды , әмма соңыннан аннан баш тартылды.


Фикер өстәү