Путин бу атнада кабат мөрәҗәгать белән чыгачак

Россия Президенты Владимир Путин бу атнада коронавирус һәм чикләүләр белән бәйле вәзгыять турында яңа гариза белән чыгыш ясарга планлаштыра. Бу хакта якшәмбе көнне, 26 апрельдә, Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән.

Кремль вәкиле шулай ук «бу хәлдән чыгу этаплы булачак», дип белдерде.
Россия 1 телеканалының «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруына интервью биргәндә Песков: «Бу этапны әле уйлап бетерергә кирәк», — дип билгеләп үтте .

Владимир Путин халыкка инде өч тапкыр коронавирус белән бәйле вәзгыять буенча мөрәҗәгать итте.

26 апрельгә Россиядә коронавирус белән авыруның 80 949 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле 747 кеше үлгән, 6767 кеше терелгән.


Фикер өстәү