Татарстанда коронавирус йоктыручыларның тәүлек эчендә күпмегә артканы билгеле булды

Татарстан Республикасында бүген коронавирус йогышының 71 яңа очрагы расланды.

19 кеше хастаханәгә салынган, 52 кеше өйдә дәвалана (аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза). 

2 очрак читтән кертелгән, 69 кеше авырулар белән элемтәдә булган. 

Алардан:
18 яшькә кадәр — 10
18дән 30га кадәр — 12
30дан 50гә кадәр — 23
50дән 60ка кадәр — 10
60тан 70кә кадәр — 6
70тән 80гә кадәр — 6
80нән 90га кадәр — 3
90нан өлкәнрәк — 1

География:
Казан — 34;
Яр Чаллы — 9;
Әлмәт — 1;
Арча -2;
Балтач — 2;
Буа — 3;
Биектау районы — 1;
Чүпрәле — 2;
Алабуга — 1;
Яшел Үзән -3;
Кукмара — 1;
Лаеш — 2;
Лениногорск — 1;
Түбән Кама — 7;
Тукай — 2.

Бөтен чор эчендә пациентларның гомуми саны — 1031.

Барлык вакыт эчендә 130 (+15) кеше дәваланган.

3 кеше үлгән.


Фикер өстәү