“Тән сызлауга көчкә түздем”

Казанның бер хастаханәсендә эшләүче Илсөяр Габбасова (шәхси сәбәпләр аркасында исеме үзгәртелде) коронавирус белән авырган. Табиб булгач, әлеге чир турында сораштырыйм дип кенә шалтыраткан идем. Баксаң ул, бер ай авырган. Башкаларга гыйбрәт булсын дип, ул үз кичергәннәрен сөйләде.

– Вирус юк бит ул, гадәти грипп инде дип сөйләүчеләр теңкәмә тиде. Ничек булмасын соң?, – ди Илсөяр. – Мартның 20ләре иде. Иртән йокыдан торыйм дисәм, аякка басып булмый. Бөтен тәнем сызлый. Кыйнап ташлаганнар мени. Табиб булсам да, вирус эләккәндер дип уйлап та карамыйм. Югыйсә, безне коронавируска күптән әзерләгәннәр иде. Алдагы көнне катырак эшләп ташлаганмын дип күңелне юатам. Борыннан да ага, күзләр дә яшьләнә. Күңел яхшыга юрый. Димәк, коронавирус түгел.

Илсөярнең борыны биш көн юешләнеп тора. Ә аннары бөтен тамагы яна, сулыш алу кыенлаша. Ул урынга егыла. Тән температурасы күтәрелә. Табиблар килеп укол ясап китә, дарулар язалар. Аны өйдә дәваланырга калдыралар.

– Бөтен гәүдәм калтырады. Яшәү белән үлем арасында идем. Ярый ла, дарулардан соң сулыш алуым җайланды. Ә менә ике көн күзгә әллә ниләр күренеп саташтым. Тән сызлавына түзеп булмады. Ә ул ютәлне әйтеп-аңлатып булмый. Бертуктаусыз йөткердем бит. Күзем чыгамы дип торам. Авыруны кемнән эләккәнен дә белмим дә. Бер дустым Мәскәүдән кайткан иде. Аны да тикшерделәр. Аның анализлары начар чыкмады. Шуңа да кемнә эләккәндер, белмәдем, – ди ул.

Илсөяр табиб кушканнарны тыңлый, өйдән чыкмый, балалары белән аралашмый. Организмы озак көрәшә. Берәр атнадан соң тамакта торган корылык бетеп, какрык килә башлый. Ә ютәле бер айга сузыла. Ул чактагы баш авыртуын ул беркайчан да онытмам, ди.

– Вирустан котылам дип имбир, лимон ашаучылар да шаккаттым. Мин аларны ел буе ашый идем. Тик вирус сукты да екты. Нәрсә ашаганны сорап тормый икән ул. Кулларны моңа кадәр дә юып тора идек. Коронавирусның кая килеп чыгасын белеп булмый икән. Кырык ике яшемә кадәр бер дә авыртканым юк иде. Шушы көннәрдә яңадан беркат тикшерендем. Бар да яхшы. Кешеләргә әйтер сүзем бар – сакланыгыз, бар ул вирус!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


“Тән сызлауга көчкә түздем”” язмасына фикерләр

  1. «бер дә авыртканым юк иде»- «Авырганым»- булыргадыр инде, ТАТАРЛАР!

Фикер өстәү