Яшел Үзәндә янган бакча йортында ир-ат белән хатын-кыз мәете табылган

Яшел Үзәндә янган бакча йортында ир-ат белән хатын-кыз мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Васильево бистәсендә «Волжанка» бакчачылык ширкәтендә янгын турындагы хәбәр 13.10 сәгатьә килгән. 14 кв. метр мәйданлы бер катлы такта бакча йорты янган.

13.38 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Бакча йортының янган корылмаларын тикшергәндә 54 яшьлек ир-ат белән хатын-кыз мәетләре табылган.

Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.


Фикер өстәү