Кычыткан хатын-кызларны матурлый (лосьон һәм маска ясау ЫСУЛЛАРЫ)

Биткә лосьон
Ике аш кашыгы вакланган кычытканны тирән савытка салабыз,
шуның өстенә яңа гына кайнап чыккан бер стакан су өстибез.
Савытны кап¬лап, 3 сәгать төнәтәбез. Аннары төнәтмәне
сөзеп, сыеклыкны лосьон итеп иртә-кич кулланабыз.
Коры бит тиресе өчен маска
Кычытканны измә рәвешенә китереп, куе каймак белән
болгатабыз. Биткә бу массаны массаж хәрәкәтләре ясап
сыларга кирәк. Масканы бераз тотканнан соң, коры салфетка
белән сөртеп алабыз. Юып төшерергә киңәш ителми.

Чәчкә маска
Кычытканны блендер белән изәргә. Ике аш кашыгы измәне 1 аш
кашыгы бал һәм 1 аш кашыгы әрекмән мае (репейное масло)
белән кушып, бердәй масса булганчы болгатырга. Шушы
масканы чәчкә сылап, ярты сәгатьтән соң юып төшерәсе.
Атнага бер тапкыр кулланырга киңәш ителә.

 

Фото: pixabay.ru


Фикер өстәү