Җиңел яшәү бик авыр

Сизәсезме: мәгълүмат кырында карантин депрессиясе дигән хәбәрләр еш күренә башлады. Кешеләр вакыт күплектән, тик ятудан интегәләр. Онлайн концертлар карау, онлайн музейларга йөрү, компьютер уеннары белән мавыгу — берсе дә булышмый.

Эш шуңа барып җитә: гаилә конфликтлары арта, аерылышулар саны үсә. Берләшкән милләтләр оешмасы югарылыгында билгеләп үтелде: барлык илләрдә дә карантин вакытында гаиләдә кыйналу очраклары кискен ишәйгән. Эш монда өйдә бикләнеп утыруда гына түгел. Шуңа охшаш хәл озакка сузылган Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында да күзәтелә икән. Төрле илләрдәге белгечләр шаһитлык бирә: бәйрәмнәрдән соң кешеләр төшенкелек, күңел бушлыгыннан интегәләр.
Бер акыл иясенең: «Җиңел яшәү бик авыр» дигән сүзләрен изоляция шартларында яшәүче бөтен планета халык берьюлы раслый бүген. Җиңел яшәү авырлыгы изоляция вакытында гына түгел, гадәти тормыш агымында яшәгәндә дә үзен нык сиздерә. Тормышта җиңел юл сайлау, эшне иртәгә калдыру, кәефне исерткечләр һәм наркотиклар белән күтәрергә гадәтләнү — барысы бергә җилкәгә гаҗәп зур йөк булып яталар. Алдагы көннәрдә югалтулар ачысы, үткәннәргә карап үкенү хисләре көтә җиңел яшәргә яратканда, матди кыенлыклар да ерак йөрмиләр.
Даими төшенкелек сазлыгыннан котылуның юлы исә бер генә: вакыт белән идарә итәргә өйрәнү. «Вакыт — иң чикләнгән капитал, һәм син аның белән идарә итә белмисең икән, бүтән берни белән дә идарә итә алмаячаксың», — дип Питер Друкер тиктомалдан гына әйтмәгән. Менә бүгенге озакка сузылган үзизоляция шартларында Друкерның кисәтүе аеруча зур әһәмияткә ия. Бушка уздырылган вакыт эзәрлекли безне, шул депрессия чоңгылына тарта.
Нишләргә соң дигән сорауга Конфуций ачык һәм төгәл җавап бирә. «Җаныңа туры килгән эш тап һәм сиңа бер көн дә эшләргә туры килмәячәк», — ди ул. Өй шартларында андый эшне ничек табарга соң дигән сорауга җавапны Цицероннан бирдертик әйдә: «Минем беркайчан да буш вакытымдагы кебек шөгыльле булганым юк», — ди бөек философ һәм сәясәт эшлеклесе. Уңышның бик гади формуласы яшеренгән бу сүзләр артында.
Өйләрдә бикләнеп утыруны җәза дип түгел, нигъмәт дип белик әйдә. Квалификацияне күтәрү, үзеңне яңа өлкәләрдә сынап карау, файдалы мавыгулар дөньясына чуму өчен менә дигән мөмкинлек дип саныйк. Үзеңне яңа колеяга куып кертү бик җиңел түгел, билгеле. Ихтыяр көче һәм тырышлык сорый. Ә бит без үзебез җиңеллектән баш тартырга килештек, чөнки «җиңел яшәү бик авыр».

Рәшит Фәтхрахманов


3 фикер

  1. «Өйләрдә бикләнеп утыруны җәза дип түгел, нигъмәт дип белик әйдә». Син авылда яшисең. Авыл кешесе каланчасыннан караганда «бикләнеп утыру» берни дә түгел, әлбәттә. Үз ихатаң, хуҗалыгың, абзарда мал туар, янда гына бакча. Шәһәргә килеп бер-ике атна дүрт стена эчендә яшәп карарга тәкъдим итәм сиңа. Друкер, Цицерон, Конфуцийларның гел бүтән фикерләрен эзләр, бирегә эләр өчен.

    1. Сине Сирия качаклары лагерына илтеп ташласалар, шәһәрдә дүрт стена эчендә бикләнеп утыруны нигъмәт дип санарсың.

Фикер өстәү