Бүген Татарстан артистлары онлайн-концертта сугыш елларына багышланган җырлар башкара

Бүген Татарстан артистлары өйдә изоляциядә утырган тамашачылар өчен сугыш еллары турындагы җырларын һәм шигырьләрен #айдадомой онлайн-концертлар марафонында яңгыратачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә татар эстрадасы җырчысы Альбина Кармышева хәбәр итте.

«Онлайн-концерт бүген 19.00 сәгатьтә „Татарстан Республикасы“ Ютуб каналында булачак. Концертта Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева һәм башка танылган артистлар катнашачак», — дип сөйләде ул.

Альбина Кармышева онлайн-концертта «Торналар» җырын башкарачагын да әйтеп узды. «Аны татар шагыйре Ренат Харис тәрҗемә иткән иде һәм 5 ел элек татар телендә башкарып карарга тәкъдим итте. Шулай ук татар һәм рус җырлары да урын алачак, иҗатташ дустым Айгөл Бариева белән дуэт җырларга ниятлибез», — диде ул.

«Онлайн-концертларда чыгыш ясаганым бар, тәҗрибәм шактый. Әйтик, күптән түгел сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән туры эфир оештырган идек. Әлфия апа сугыш тематикасына бәйле шигырьләр укыды, мин җырлар башкардым. Тамашачылар мондый форматны бик ошатты», — диде җырчы.

Альбина Кармышева әлеге онлайн концертта катнашырга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Дәү әтием исән булса, минем белән горурланыр иде дип уйлыйм. Концерт онлайн булуга карамастан, дулкынланам, әзерләнгәндә күзләремә яшьләр килә. Бу чара якыннарыбыз һәм туганнарыбыз истәлегенә дә багышланыр», — дип сөйләде ул.


Фикер өстәү