Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышы ветераны Махьян Камаев янына барды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Махьян Камаев янына кунакка барды һәм аны Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрикләде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Президенты ветеранга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Махьян Камаев исә үз чиратында, күрсәткән игътибар һәм ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде», — диделәр матбугат хезмәтендә.

  • Махьян Камаев фронтка 1944 елда алына. Ерак Көнчыгышта артиллерия бригадасында хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены һәм «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Ул хатыны Мөнирә Миңнәхмәтова белән Казанда яши.
  • Быел Татарстан Республикасы Президенты, Федераль түләүләргә өстәп, ветераннарга бер тапкыр бирелә торган республика ярдәме турында карар кабул итте. Сугышта катнашучылар, нацист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары һәм Ленинград блокадасында яшәүчеләр 25 мең сум акча алган инде. Моннан тыш, республика бюджетыннан тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына 5 мең сум акча бүлеп бирелде.

Фикер өстәү