Үзизоляциядән соң хезмәт хакы кимиячәк өлкәләр билгеле

Пандемиядән соң да нинди хезмәтләргә ихтыяҗ булачагын, кайсыларына кимиячәген, шулай ук кемнәрнең хезмәт хакы артачагын хәзердән үк фаразларга булганнар. Бу хакта Г.В.Плехнов исемендәге РЭУның «Кеше капиталын үстерү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза.

«Эпидемия һәм озакка сузылган үзизоляциядән соң хезмәт базары, әлбәттә, элеккечә калмаячак. Күп кенә белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим үзгәрәчәк, хезмәт хакы түләү, хезмәтне оештыру да башкача булачак», — ди белгеч.

Фармацевтика, азлап сату, онлайн хезмәтләр, шулай ук күңел ачу һәм белем алу буенча хезмәтләргә ихтыяҗ артачак, ди ул.

Әмма менә товарларны китереп бирү буенча хезмәтләргә ихтыяҗ кимиячәк. Шунлыктан хезмәт хакының артуы көтелмәвен әйтә Людмила Иванова-Швец.


Фикер өстәү