Бакчага сабыйлар пирчәткә, битлектән киләме?

12 майдан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшли башлый. Әмма әти-әниләргә балаларын бакчага илткәндә, берничә кагыйдәне үтәргә туры кирәк булачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бакчаларда иртән балаларның сәламәтлеген тикшерүне көчәйтәчәкләр.Тән температурасы югары булган сабыйларны бакчага кертмиләр.
Бакчаларда белешмәсез кабул итмәячәкләр. Әти-әниләргә сәламәтлек турында белешмә өчен поликлиникага барырга кирәкми. Аны телефон аша да алырга мөмкин. Белешмә бирү дистанцион рәвештә электрон почта, элемтә чаралары аша башкарыла.
Казанның “Салават күпере” комплексындагы 122нче бакчада белешмәләрне җитәкчелек алдан ук юнәлткән икән.
–Иртәгә иртәнге сәгать 6.30 дан 7 гә кадәр кизү төркем төркемнәрен, башка сабыйларны 7 дән 8.30 га кадәр кабул итәчәкбез. Бер табиб, ике шәфкать туташы тамакларын карап, температураларын үлчәячәк. Әти-әниләр битлек, перчаткалардан килергә тиеш, – диделәр бакча хезмәткәрләре.
Казандагы “Весна” хосусый балалар бакчасында сабыйлар битлектән киләчәкме?
–Бакчага балалар түгел, әти-әниләр битлек һәм пирчәткәдән килә, – диде мөдир Светлана Кучумова.
Кукмарадагы “Йолдызлык” бакчасы мөдире Зөһрә Зиннәтуллина белдергәнчә, белешмәләрне әти-әниләр дистанцион рәвештә ала. “Без антисептик, пирчәткәләр алдык, хәзер битлекләр юнәлтәбез. Аны үз акчабызга сатып алмыйбыз, чыгымнар өчен район бюджетыннан түләнә. Бакчага белешмәсез кертмибез”, – дип аңлатты мөдир.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү