Төркия курортларының кайчан ачылырга мөмкинлеге билгеле булды

Төркия хөкүмәте илдә туризмны торгызуга зур әһәмият бирә. Рамблер, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәренә таянып язганча, алдагы көнне тышкы эшләр министры, туризм министры һәм Анталья губернаторы катнашында бу хакта сөйләшүләр булып узган.

Хәер, Төркиядә туризм якындагы атналарда ук ачылачак икән. Ә менә июль урталарыннан туристларның инде күпләп килә башлавы көтелә. Төркия курортларын үз иткән төп илләр – Англия, Германия һәм Россия туристларының коронавирус инфекциясеннән соң кунакханәләргә яңа сулыш өрүе күздә тотыла.
Turkish Airlines планнарына караганда, июнь аена очышлар расписаниесендә шушы өч илдән фәкать Германиягә генә рейслар каралган әле. Россия һәм Бөекбританиягә очышлар бер ай соңга калып башкарылачак. Шул ук вакытта расписаниедә әле илебезнең ике генә шәһәре: Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына күрсәтелгән.
Әлбәттә инде, мондый планнар өчен җитди нигезләр булырга тиеш. “Вестник АТОР” мәгълүматларына караганда, алар бар: “Төркия авиалинияләре” нәкъ менә дәүләтләр арасында узган консультацияләр йомгаклары буенча июль аенда Россия шәһәрләре тарафына очышларны яңартып җибәрүгә рөхсәт алган.
Шул ук вакытта “Аэрофлот” та үзенең белдерүләрендә июль аенда халыкара очышларны яңартып җибәрергә мөмкин булуын раслый. Ягъни Россия туристларына вирус котырынудан туктаган илләргә юлның ачылу ихтималы зур. Әлбәттә инде, биредә Россиянең үзенең үк чикләүләрен алуы кирәк. Сүз уңаеннан, “Аэрофлот”ның 2020 елның 1 августына кадәрге барлык рейсларга билетлар сатуны рәсми туктатуын искә төшерик.
Тик күңелдә шик тудырырдай тагын бер фактор бар. Курортларда яңа иминлек таләпләренә кагыла бу. Туристлар “барысы да кертелмәгән” ялга, көн саен тән температурасын үлчәүгә, төшке, кичке ашларны кунакханә номерларында ашауга, пляжларда, бассейннарда социаль дистанцияне саклауга риза булырлармы? Әле бит кунакханәләргә бәяләрнең күтәреләчәген дә фаразлыйлар… Кунакханәләрнең үзләренең дә, “ярты” көчкә генә эшләргә, ягъни номерларының яртысын гына туристлар белән тутырырга рөхсәт ителгән бер мәлдә, тиешенчә хезмәт күрсәтүләре һәм керем алулары бик шикле. Шулай ук туроператорларга да зур саклык белән эшләргә: самолетларны туристлар белән шыгрым тутырмаска туры киләчәк.
Икенче яктан, коронавирус килеп чыкканчы ук Төркия курортына юллама алып, анда бармый калучылар арабызда да байтак. Мондыйларга ваучерлар бирелде. Халыкара рейслар ачылуга, туристлар төенчекләрен төйни башлаячак, димәк.


Фикер өстәү