БДИ бирмәячәкләр:  чирек нәтиҗәләре буенча аттестатка билге куелырга мөмкин

Мәктәп имтиханнары   БДИга  тиң саналачак

Хөкүмәт укучыларның  чирек нәтиҗәләрен БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына (ОГЭ)  тиңләп, аны аттестат биргәндә куллану  турында карар кабул итәргә мөмкин. “Вируска каршы” төзәтмәләр пакетына керүче закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

– Балалар да,  әти-әниләр дә бүген вакыйгаларның теләсә ничек борылыш алуына карамастан,  быелгы елның  югалмаячагын беләчәк, – дип белдергән Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров.

Төзәтмәләр COVID-19 пандемиясенә бәйле рәвештә  тәкъдим ителгән. Документ төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларына кагыла.

Моңа кадәр  Россия Мәгърифәт министрлыгында сынауларның 8 июньдә башланачакмы, әллә соңрак вакытка күчереләчәген 12 майда  билге булачак дип хәбәр иткәннәр иде. Пандемия вакытында  БДИны гамәлдән чыгару буенча тәкъдимнәр хакимияттә  хупланмады.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү