Татарстанда спортчыларга шөгыльләнергә мөмкинлек булачак. Әмма барысына да түгел

Үзгәрешләр профессиональ клублар вәкилләренә һәм җыелма командалар әгъзаларына кагылачак. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов бүгенге шартларда тренировка процессын оештыру турында боерыкка кул куйды. Әлеге боерык нигезендә 2020 елның 13 маеннан республика территориясендә тренировка процессын оештыру рөхсәт ителә.

Кемнәргә? Беренчедән, спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы учреждениеләрдә спорт әзерлеге узучы затлар өчен. Икенчедән, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт җыелма командалары әгъзалары өчен. Өченчедән, профессиональ спорт клублары өчен.

Җыелма командалары әгъзаларының тренировка процессы, тренировка чарасын үткәрү, вакытын һәм урынын, спортчының фамилиясен, исемен, атасының исемен күрсәтеп, региональ спорт федерациясе җитәкчесенең гаризасы нигезендә Татарстан Спорт әзерлеге үзәге тарафыннан оештырылачак.

«Чикләү чаралары безнең әйдәп баручы спортчыларыбызга, Татарстан һәм Россия җыелма командаларына, шулай ук тренировка процессын туктатырга мәҗбүр булган профессиональ клубларга аеруча нык кагылды. Күп кенә спорт төрләренең үзенчәлеген исәпкә алып, мәсәлән, су спорты төрләрендә, өй шартларында форманы тулысынча саклап калу алай ук җиңел түгел. Спортчыларның чикләнгән категориясе өчен үзизоляцияләү режимыннан акрынлап чыгу инициативасы белән без коронавируска каршы көрәш буенча республика штабына чыктык, Россия Спорт министрлыгы ярдәменә инандык. Без барлык таләпләрне үтәгәндә спортчылар категорияләренә күнегүләр ясарга рөхсәт итәбез. Аңлашыла ки, барысы да физкультура һәм спорт белән тулы канлы шөгыльләнүләрне сагынганнар, без республика штабы белән актив хезмәттәшлек итәбез, шуның белән бергә ситуациянең үсешен күзәтәчәкбез. Шартлар рөхсәт ителгәч, без барлык теләүчеләр өчен объектлар ача башлаячакбыз», – дигән Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.


Фикер өстәү