Татарстанда коронавирус йоктырган тугызынчы кешенең гомере өзелгән

Татарстанда коронавирусның  71 яңа очрагы расланган, шуларның 1 очрагы – читтән кертелгән, 70е авырулар белән элемтәдә булучылар. Яңа үлем очрагы теркәлгән.

24 кеше хастаханәгә салынган, 47 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр-0
18-30-12
30дан 50-24
50-60-5
60-70-21
70-80-6
80-90-3
90 яшьтән өлкәнрәк-0

Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казан – 45
2. Яр Чаллы-17
3. Апас – 2
4. Арча – 2
5. Балтач – 1
6. Биектау – 1
7. Түбән Кама – 1
8. Питрәч – 2

Республикада COVID-19дан үлүнең тугызынчы очрагы расланган.

 


Фикер өстәү