Сабантуйны һәм ТАССРның 100 еллыгын ничек уздыру турында сөйләшү булды

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хөкүмәт тарафыннан Сабантуй бәйрәмен үткәрү-үткәрмәү турында фикер алышу бара, дип белдерде.

Бу хакта ул онлайн брифинг барышында әйтте.

— Бәйрәмне ничек үткәрү форматы турында сөйләшү бара, — диде ул.

Шулай ук Лилия Галимова ТАССРның 100 еллыгына бәйле чаралар турында да әйтте.

— Республикада 27 майда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узачак. Планнар яңадан каралды, массакүләм бәйрәм итү булмаячак. Почта маркасын чыгару, шулай ук истәлекле акчаларны тәкъдир итү тантанасы булыр дип көтелә. Бу көнне Дәүләт Советы сессиясе утырышы төп чара булачак. Көн кадагында — документ кабул ителү датасы, — дип әйтте ул.


Фикер өстәү