Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.

«Россия мөселманнары, сезне чын йөрәктән иң мөһим мөселман бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм.», — дип башланып китә котлау.

Изге Рамазан бәйрәме тәмамлану уңаеннан уздырылган бәйрәмнең аерым рухи мәгънәсе бар, ул үзеңне рухи чистарту, камилләштерү тәҗрибәсе. Гасырлар буе бәйрәмне догалар укып кына түгел, мохтаҗларга игътибар күрсәтеп тә билгеләп үтү кабул ителгән, диелә котлауда.

Президент Россиядәге мөселманнарның аталар-бабаларның дини традицияләренә сакчыл карауларын билгеләп үтә. Мөселманнар Россиянең үсешендә, динара тынычлыкны саклауда, гаилә институтын ныгытуда, яшьләрне тәрбияләүдә актив катнаша ди ил башлыгы.

Путин илдә куркыныч авыру таралган шартларда хәйрия юнәлешенең тагын да мөһим булуын искәртә. Мөселманнарның мондый эшчәнлеге кешеләрне якынайтуда һәм сәламәтлекләрен саклап калуда кирәкле булуы әйтелә.

«Сезгә уңышлар һәм барлык яхшы теләкләремне җиткерәм», — диелә котлауда.

 


Фикер өстәү