Июль аенда Татрстандагы чүп заводы төзелә башлый

Татарстанда төзеләсе чүп эшкәртү заводына Германиянең бәйсез экспертлары уңай нәтиҗә бирә.

Алар үзебездә дә нәкъ шушы проект белән шундый завод төзер идек, ди. Бу хакта бүген “Татар-Информ”да сөйләштеләр. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры , “РТ-Инвест” оешмасы җитәкчеләре катнашындагы сөйләшүгә немец экспертлары да кушылды. Чит ил белгечләре заводның республика халык өчен куркыныч булмавын әйтте. Татарстан төзүчеләре исә июль аенда инде төзелешкә дә тотыначаклар.

Исегезгә төшерәбез, чүп эшкәртү заводы Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә урнашачак. “АГК-2” оешмасы җитәкчесе сүзләренә караганда, төзелешкә рөхсәт күптән бирелгән. Татарстан Президенты кушуы буенча чит ил белгечләренең экспертизасы әзер. Заводны кайсы оешма төзисе дә билгеле. Ул – “Татнефтепроводстрой” оешмасы. 2022 елда завод эшләп китәр дип тә ышандыралар.

Яңа төзелеш хакында газетаның алдагы саннарында тулырак Гөлгенә Шиһапова язмасыннан таныша аласыз.


Фикер өстәү