5 июньнән Татарстанга килү өчен белешмә аласы булмый

Бу җомгадан, ягъни 5 июньнән, Министрлар кабинетының яңа карары нигезендә, Татарстанга килүчеләр өчен ике атналык үзизоляция режимы гамәлдән чыгарыла.

Документ 10 нчы пунктка бәйле үзгәрешне күздә тота. Анда башка төбәктән килүчеләргә һәм аларның туганнарына ике атналык мәҗбүри үзизоляция режимы каралган иде. Чит илдән кайтучылар исә 14 көн буе обсерваторга урнашырга мәҗбүр булды.

«5 июньнән Россия гражданнары Татарстанга өстәмә белешмәләрсез (COVID юклыгын раслаучы һ.б.) килә ала. Һәркемне кунакка көтәбез!»— дип яза «Инстаграм»да Татарстанның туризм буенча комитет башлыгы Сергей Иванов.


Фикер өстәү