Бүген татарстанлылар Ай тотылуны күрәчәк

Әлеге гаҗәеп күренеш 20.46 сәгатьтә башланып, ярты төннән соң төгәлләнәчәк

Мәскәү планетарие хәбәр иткәнчә, бүген кичен Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге, шул исәптән татарстанлылар Айның ярымкүләгә ясап тотылуын күрә алачак. Белгечләр фикеренчә, бу күренеш 20.46 сәгатьтә башланып, ярты төннән соң төгәлләнәчәк. Күк җисемнәрен күзәтергә яратучыларга бигрәк тә 22.25 сәгатьтә кызык булачак: бу вакытта Җир иярчененең яртысы ярымкүләгәгә чумачак, дип хәбәр ителә планетарийдан.

Тотылганда, Айның көньяк кырые каралып китәчәк икән.  Тик, планетарий белгечләре билгеләп үткәнчә, Җирдән бик ерак булганлыктан, әлеге күренешне махсус аппаратура белән генә күреп булачак.

Ай-йолдызларга мөкиббән китүчеләр бу айда тагын бер “тотылу”ны күзәтә алачак:19 июньдә Ай Венера йолдызын каплаячак ди.


Фикер өстәү