Пошиларга ни булган?

Быел Балтачта пошилар шактый активлашты. Моңа кадәр әлләни күренмәгән пошилар авылларга ук килә, хәрәкәт күп булган юлларга да чыга башлады.

Хәер, үткән ел ук инде апамнар зиратка баргач( ә ул бездән юл аркылы гына), каршы яктагы өйләр артында ук диярлек дүрт пошины фотога, видеога төшергәннәр иде. Күптән түгел берничә поши бер үк көнне күрше ике Салавыч авылына килгән булып чыкты. Безгә килгәне бозау арканлый торган болынлыктан көтүлеккә чапкан. Электрокөтүче чыбыгына килеп бәрелеп, Шушма елгасына сикергән. Күрше Салавычта исә берсе хуҗалык бакчасына кергән, өчесе көтүлектә шулай ук электрокөтүче чыбыкларын берничә урыннан өзгән. Ике көнләп элек кенә райондагы социаль челтәрләрдә тагын пошилар турында мәгълүмат басылды. Бу юлы аларны хәрәкәт шактый күп булган Чепья- Пыжмара трассасында, юл читендә күреп, фотога төшергәннәр. Бу мәгълүмат дөнья күрүгә, без аларны Сосна — Урта Көшкәт арасында күрдек дип тә, май аенда бөтенләй башка якта — Яңгул тау башында күрдек дип тә язучылар булды.

Кемнәрдер пошиларның активлыгын кешеләрнең иреге чикләнү белән, коронавирус белән бәйләсә, кемнәрдер һаман да аучылар аларны куркытып, башларын бутап бетерде дигән фикердә. Сәбәп нәрсәдәдер, әмма шунысы хак: пошилар безгә якынайды. Моның, билгеле, хәтәр яклары да бар. Кыргый малның күңелендә ни икәнен белеп булмый, котырган пошиларның кешеләргә, машиналарга һөҗүме турында укып, ишетеп беләбез ( бер елны безнең районда да шундый хәл булды), икенчедән, юлларга чыккан пошилар шоферлар өчен дә куркыныч. Алар катнашында булган аварияләр турында да ишеткән бар. Кыскасы, пошилар якынайды дип сөенеп кенә булмый, сак булырга да туры килә.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү