Россиядә «банк роумингын» гамәлдән чыгардылар

Бүген, 14 июньдә, Россиядә «банк роумингын» гамәлдән чыгару турындагы закон үз көченә керде.

Банк эчендә хисаплар арасында акча күчергәндә комиссия алу  банкларның төрле төбәкләрдә булуына нигезләнә алмый, диелгән закон текстында.

Шулай итеп, хәзер банклар бер үк финанс оешмасында, әмма төрле төбәкләр территориясендә ачылган хисаплар арасында акчаларны күчерү өчен комиссия ала алмый.

Яңа закон илнең финанс базарында акчаны ирекле күчерүне тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, аны эшләүчеләр фикеренчә, банклар бизнес-процессларны оптимальләштерү һәм клиентны ориентлаштыруны үстерү өчен стимул алачак.

 


Фикер өстәү