“Кешедә өмет уятуыгыз өчен рәхмәт!”

 Хөрмәтле табиблар һәм медицина хезмәткәрләре!

Авыр хезмәт башкаруыгыз өчен ихластан рәхмәт Сез – безнең геройларыбыз! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз аркасында һәр көнне дистәләрчә кешенең гомере саклап калына. Көн димичә, төн димичә, бар көчегезне кызганмыйча, үзегез хакында онытып, пациентларны кайгыртасыз, атналар буе гаиләләрегезне күрмичә эшлисез. Кешедә өмет уятуыгыз өчен рәхмәт!

Айрат Хәйруллин, Татарстанның мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры

 

Хөрмәтле Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары! Медицина хезмәте күрсәтүегез, ярдәмегез, безне кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телибез һәм алдыгызда баш иябез!

Надежда Урманцева

 

Барлык табибларга да, үзләрен аямыйча эшләгәннәре, һәрчак ярдәмгә килгәннәре өчен зур рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз, эшегездә уңышлар, гаиләгездә бәхет телибез!

Таһир

(«Ярдәм.ру»га килгән рәхмәт хатлары)

 

 

 

 


Фикер өстәү