Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 40 яңа очрагы теркәлгән

Республикада коронавирусның 40 яңа очрагы расланган. Бөтен очрак та авырулар белән элемтәдә булучылар.

8 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр — 0
18 — 30 яшькә кадәр — 2
30 — 50 яшькә кадәр — 15
50 — 60 яшькә кадәр — 14
60 — 70 яшькә кадәр — 6
70 — 80 яшькә кадәр — 3
80 — 90 яшькә кадәр — 0
90 яшьтән өлкәнрәк — 0

География:
1. Казан — 10
2. Яр Чаллы — 12
3. Азнакай районы — 1
4. Әлмәт районы — 1
5. Биектау районы — 1
6. Лениногорск районы — 1
7. Түбән Кама районы — 11
8. Питрәч районы — 1
9. Тукай районы — 2

21 июньгә авыруның 4192 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү