Рөстәм Миңнеханов: «COVID-19 безнең өчен җитди имтихан булды»

Узган атна азагындагы ак халатлы һөнәр ияләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, «ашыгыч ярдәм» машинасы ачкычларын тапшырды һәм хастаханәдән яңа туган сабыйны каршы алды.

Коронавирус таралуга каршы көрәш максатыннан Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә ил төбәкләренә ихтыяҗлары өчен автомобиль алуга акча бүлеп бирелгән иде. Татарстанга бу уңайдан 24 автомобиль килгән. Өчесе Чаллыга җибәрелде. Июнь азагына кадәр республикага тагын биш «ашыгыч ярдәм» машинасы кайтачак.

Килеп туган вазгыятьтә авырлык медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Рөстәм Миңнеханов та, бәйрәм белән котлап, шул хакта искәртте. «COVID-19 белән бәйле вазгыять тотрыкланып килә, әмма без яңа сынауларга әзер булырга тиеш. Табиблар белән бергә шәфкать туташлары да, «ашыгыч ярдәм» машиналарын йөртүчеләр дә зур җаваплылык тоя», – диде ул, машина ачкычлары тапшырганда.

Рөстәм Миңнехановка дезинфекцияләү өчен мобиль кабинаны да күрсәттеләр. Кабинаның эшеннән менә нидән гыйбарәт: бирегә кеше керү белән датчик эшли башлый, кешенең киеме секунд эчендә шундук эшкәртелә, дезинфекцияләүче чара пар тарата.

Президент бу көнне Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Шәймурзиннар гаиләсе белән очрашты. Әти-әнигә 33әр яшь булса да, инде бишенче сабыйлары дөньяга аваз салган икән. Рөстәм Миңнеханов яңа туган баланы каршы алды, гаиләгә ныклы сәламәтлек теләде һәм демографияне үстерүгә керткән зур өлешләрен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов быел бәйрәмнең яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында узуын билгеләп үтте. «COVID-19 безнең белгечләр өчен җитди имтихан булды. Республиканың медицина мәктәбе илебездә һәрчак алдынгылардан санала иде һәм саналачак та», – диде ул.

Бу көнне Президент КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә булды һәм поликлиника блогы эше, аналитика үзәге, нейрореабилитация бүлеген карады.


Фикер өстәү